Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул эшсез торырга күнекмәгән

Урта Дәүләтъяр авылында яшәүче Карташовлар гаиләсендә алты бала була: дүрт кыз һәм ике малай.

Сугыш башланганда, кызларның берсе Екатерина Петровнага ундүрт яшь була. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында ук яраланган фронтовик әтиләре Петр Карташов ул чагында ат караучы булып эшләгән. Екатерина Петровнаның өлкән абыйлары Петр һәм Василийны фронтка алып китәләр. Василий сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югала. Шул вакытта ундүрт яшьлек Катя әтисенә булышырга алына, ат караучы була. Шуннан бирле колхозда алыштыргысыз хезмәтчән була башлый да инде. Алдынгы сыер савучыны хәтта җирле авыл советына күп тапкыр депутат итеп тә сайлыйлар.

Сугыштан соң Югары Дәүләтъяр авылыннан яшь егет Николайга аны димләп кияүгә бирәләр. Екатерина Петровнаның яшь ирен армиягә алалар, яшь кәләш аны өч ел ярымнан артык көтә. Әлеге сынаулардан һәм кичерешләрдән соң, алар дус-тату гомер итәләр, бергәләп өч бала үстерәләр.

- Балалар һәрвакыт каенана белән булдылар. Мин сыер савучы булып эшләдем, үз кулларым белән унбишәр сыер сава идем, мин эшләгәндә бер бозау да үлмәде, - дип сөйли Екатерина Петровна.

- Әнинең безне иркәләргә һәм назларга вакыты юк иде, ул һәрвакыт эш белән мәшгуль булды, - ди аның улы Павел Петрович. Хәзер Екатерина Петровна аның янында яши. Башта аны кышын кече улы Александр үзенә яшәргә алып китә торган булган. Ләкин авыл тормышына ияләнгән әби шәһәр фатирында үз-үзен кая куярга белмәгән.

- Карлар эреп беткәч, әнинең үз өенә кайтасы килә башлый. Мин карның әле шәһәрдә генә эреп беткәне, ә авылда әле юл булмавы турында әйтәм. Аннары ул олы абыйга чылтыратып зарлана, - диде елмаеп кече улы Александр.

Ә өлкән улы шәһәрдә үз йорты белән яши, биредә Екатерина Петровна үзен ышанычлырак хис итә. Җәен бакчада эшләргә ярата, кышын бөтен ишегалдын кардан чистартырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса