Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ураза тәмамлануга Питрәчнең төзелә торган мәчетендә гыйбадәт бүлмәсе ачу планлаштырыла

Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ураза тәмамлануга, 2 май көнне, Питрәчтә төзелеп килүче Питрәч мәчетендә гыйбадәт бүлмәсе ачу һәм бәйрәм намазын үткәрү планлаштырыла.

Район имам-мөхтәсибе Әббәс Кадыйров сүзләренә караганда, быел манара төзү планлаштырыла, моның өчен кирпечләр кайтарылган инде. Эчке бизәкләү эшләре дә таләп ителә. Төп гыйбадәт бүлмәсендә түшәм һәм диварларны бизәкләргә кирәк, бу эш өчен генә якынча 1 млн. сум кирәк. Намазлыкка 2 млн. сум кирәк булачак. Моннан тыш, төрле рөхсәт документларын рәсмиләштерүгә дә чыгымнар зур.

Халык, чыннан да, бик теләп ярдәм итә. Күрше районнардан да булышлык күрсәтәләр, район башлыгы Илһам Кашапов безнең үтенечләргә һәрвакыт игътибарлы», - дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб Әббәс Кадыйров.

Ураза бетүгә, ягъни 2 майга мәчетнең гыйбадәт кылу өлеше әзер булыр дип өметләнәбез. Һәм монда инде тантаналы намазны үткәрергә мөмкин булачак, - дип аңлатты Әббәс хәзрәт. - Ә тәрбия үзәге урнашачак мәчетнең икенче өлешен инде соңрак ясаячаклар".

Ике катлы бина 400гә якын кешене сыйдырачак. Бинаның гомуми мәйданы 1344,8 кв. метр тәшкил итәчәк. Проект буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт бүлмәләре дә булдыру каралган, аларның гомуми сыйдырышлыгы 300-400 кешегә исәпләнгән.

Мәчеттә шулай ук юыну өчен аерым бүлмәләр, уку сыйныфлары, күпфункцияле зал каралган. Шуңа күрә, гыйбадәт кылудан һәм намазлардан тыш, мәчеттә укулар, никахлар, исем кушу һәм башка йолалар үткәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса