Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзегез белән мошенник сөйләшүен ничек аңларга була

Моны белү мөһим

1. Ул сезгә үзе шалтырата. Аферистлар еш кына үзләрен банк, салым органы, прокуратура, полициянең иминлек хезмәте хезмәткәрләре дип тәкъдим итә. Мондый шалтырату – сак булырга сәбәп.

2. Акча оттыгыз дип куандыра яки куркыта. Алар уйламаган җирдән зур күләмдә акча отуыгыз турында, яисә киресенчә, сезнең банк картасыннан акча алырга җыенуларын хәбәр итәләр. Көчле эмоцияләр уяулыкны киметә.

3. Сезгә басым ясый. Мошенниклар һәрвакыт ашыктыралар, шуңа күрә сезнең уйлап торырга вакытыгыз булмый.

4. Акча турында сөйли. Акчагызны саклап калырга, акчаларны махсус счетка күчерергә, компенсация алырга яки инвестиция проектына акча салырга тәкъдим итәләр.

5. Мәгълүмат бирүне сорый. Җинаятьчеләр акчагызны үзләштерүгә китерүче мәгълүмат белән кызыксындыра. Беркайчан да беркемгә дә СМСтагы кодларны, банк картасының арткы ягындагы өч цифрлы кодны, теләсә нинди парольләр, логиннар, код сүзләре әйтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X