Узган атнада Питрәч авылында янгын булды
Янгын электр үткәргече аркасында килеп чыккан.
10 квадрат метр мәйданда агач йорт эчендә янгын чыкты. Йорт түбәсе калайдан, обрешеткалар агачтан булган. Янгынның элгәре сәбәбе - электр үткәргечнең кыска ялганышы.
Йортыгызда яки фатирыгызда электр үткәргечләрне тикшерү өчен, ким дигәндә, елга бер тапкыр белгеч чакыртырга киңәш итәләр. Без социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрдек һәм питрәчлеләрдән бу киңәшләрне үтисезме, юкмы, дип сорадык. Респондентларның күбесе электриклар хезмәтеннән файдаланмыйбыз, дип җавап бирде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпләр электр үткәргечләрен ремонтлауга мөстәкыйль рәвештә алына, ә бу бик куркыныч. Бигрәк тә шәхси йортларда шулай эшлиләр. Эш шунда, безнең районда Питрәч РЭСы урамда урнашкан электр тапшыру линияләренә хезмәт күрсәтә. Ә йортларда электр үткәргече өчен аның хуҗалары тулысынча җавап бирә. Еш кына алар акчаны янга калдыруны өстен күрә электриклар чакыртмый һәм барысын да үзләре төзәтергә тырыша. Шуны истә тотарга кирәк, белгеч чакырту һәм иске кабельләрне алыштыру янгын нәтиҗәләрен бетерүгә караганда шактый арзанрак төшәчәк…
Күп фатирлы йортларда электр үткәргечләрне идарәче компанияләр күзәтә.
- Бу юнәлештә без халык мөрәҗәгатьләре буенча эшлибез. Әгәр кемдер үз фатирында электр үткәргечләрнең төзеклегенә шикләнсә, ул безгә бу хакта хәбәр итә. Аннары без шунда белгеч җибәрәбез, - дип билгеләп үтә район үзәгендәге йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания җитәкчесе Нияз Бикчәнтәев. Ул, мондый профилактик чараларны хупламаган кешеләр бар, дип саный. Кайберәүләр, аларның барысы да тәртиптә, дип, мастерларны фатирга кертүдән баш тарта.
БУ МӨҺИМ
Бер розеткага берничә куәтле көнкүреш приборлары тоташтырмагыз. Озак вакытка йорттан чыгып киткәндә электрны тулысынча өзегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа