Ветераннарыбызга бүләк ясадык, сез дә безгә кушылыгыз
Кайвакыт кешенең күңелен күрү өчен күп тә кирәкми, аларга аз гына игътибар күрсәтү дә җитә. Бу көннәрдә безнең барлык пенсионерлар, ветераннарыбыз түземсезлек белән, дулкынланып үзләренә игътибар көтә.
Бездә һәр оешмада лаеклы ялдагы ветераннары янына баруга зур игътибар бирәләр. Редакция коллективы да үз ветераннарын онытмый, алар бит кайчандыр Питрәч массакүләм мәгълүмат чарасы үсешенә үз өлешен керткән, күп хезмәт куйган. Быел азык-төлек җыелмасыннан кала һәр ветераныбызга 2019 елның беренче яртыеллыгына туган район газеталарына язылу квитанцияләре дә бүләк ителде. Өлкән буын кешеләре дә райондагы яңалыкларны белеп торырга, район һәм республика тормышы белән кызыксынып барырга тиеш бит. Ә боларның барысы турында да, әлбәттә инде, гезаталардан белергә була.
Сез дә ветераннарыгызны район газеталарына яздырып, шундый куанычлы һәм файдалы бүләк ясагыз. Бу бүләк аларны ярты ел буе сөендереп торачак. Хәзер, ункөнлек кысаларында, газеталарга арзанрак бәядән язылырга мөмкин.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа