Хезмәттәшенә ярдәм итәргә телегән һәм чит кешегә 90 мең сум күчергән
Җәмгыять

Хезмәттәшенә ярдәм итәргә телегән һәм чит кешегә 90 мең сум күчергән

Питрәчлегә ватсап сервисы аша хезмәттәшенең телефон номерыннан 90 мең сум акча биреп торуны сорап хәбәр килә

 Ул ярдәм итә һәм үзе зыян күрә. Чынлыкта моны хезмәттәшенең шәхси профилен ачкан мошенник язган, шуңа күрә акча аның кулына эләккән. Бу бик җиңел эшләнгән. Телефоннан кулланучыга смс аша килгән сылтамага басу җитә, һәм мошенник аның мәгълүматларын белә.

– Мәсәлән, “Минем туганым өчен тавыш бирүне сорыйм. Тагын 2 тавыш кына кирәк” – дигән смс-хәбәр килә.  Аннан соң сылтама күрсәтелә, кеше аңа баса, үзе дә аңламастан билгесез кешеләргә үз профиленә керү мөмкинлеген бирә, –  дип аңлатты Азат Марсович. 

 

Әгәр дә дустыгыз, туганыгыз яки таныш кешегез сездән смс аша бурычка акча сораса, башта аңа шалтыратыгыз һәм ул сезгә башка берәү түгел, ә үзе мөрәҗәгать иткәненә инаныгыз.  

Әгәр дә банктан шикле шалтырату килә икән, трубканы куегыз һәм кайнар линиянең рәсми номерына шалтыратыгыз һәм барысын да ачыклагыз.