Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яков Емельянов үзәгендә Питрәч керәшеннәренең айлыгы башланды

Айлык Питрәч керәшеннәре – тарихи фактлар, авыллар, аларның халкы, фольклор коллективлары белән танышудан башланды.

Үзәктә Питрәч районында тупланып яшәүче керәшеннәрнең халык традицияләрен саклау һәм яңадан торгызуга юнәлдерелгән танып-белү, күңел ачу чаралары узачак.

4 февральдә интернет аша «Мир» телеканалында «Керәшен туе»н күрсәттеләр.
9 февраль көнне Керәшен Сәрдәсе авылының «Сәяр» халык фольклор коллективы белән танышу булачак.
10-28 февральдә Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә «Керәшеннәрнең көнкүреше һәм мәдәнияте» («Питрәч төбәге керәшеннәрнең мәдәнияте һәм көнкүреше») дигән күргәзмә эшләячәк.
11 февральдә "Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге”нең ИнстаграмВконтакте рәсми аккаунтларында Дмитрий Баранов һәм Азат Хөсәенов җырчы Игорь Дмитриев белән туры эфир уздырачак.
12 февральдә тамашачылар өчен видеоролик яки турыдан-туры эфир рәвешендә керәшен кухнясы буенча мастер-класс узачак.
15 февральдә Питрәч туган якны өйрәнү музееның Керәшен Сәрдәсе филиалына видеоэкскурсия оештырылачак.
16 февраль көнне Кибәч авылының "Беләзек" фольклор коллективы, 17 февраль көнне Кәвәл авылының "Алтын тәңкә" коллективы белән таныштырачаклар.
18 февральдә Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее буенча видеоэкскурсия узачак.
19 февральдә Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә Питрәч районыннан чыккан шагыйрьләр белән Халыкара туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узачак.
21 февральдә “Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге”нең һәм “Туганайлар” газетасының ИнстаграмВконтактеЮтуб каналы Валентина Ямщикова белән иҗади әңгәмә күрсәтеләчәк.
24 февраль көнне керәшеннәрне Керәшен Сәрдәсе авылының "Чулпы" фольклор коллективы белән таныштырачаклар.
Айлык 26 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә кичке 18 сәгатьтә «Җакын дуслар җыелышкач» бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

 

Туганайлар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса