Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Шигали авылының "Үсенте" балалар бакчасында Сабантуй узды

Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.

Балачак чоры – үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья.Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләр өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңеле, җор теле тудырган иҗат җәүхәрләре – матур гореф – гадәтләр, йолалардыр.
Мәктәптәгечә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар һәм бәйрәмнәр күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә без балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны кирәкле һәм отышлы дип таптык.
Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Үсенте “ балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен җыр, биюләр белән башлап җибәрдек.
Аларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме - Сабантуй белән таныштырдык. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.
Бәйрәм саф һавада – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. “Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар. “Чиләк белән су ташу”, “Күз бәйләп уенчык кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-
берсе өчен җан атып тордылар.
Шулай ук Питрәчтә үткән Сабантуйда да безнең коллектив читтә калмады.Татарстан Республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” булу уңаеннан үзебезнең төрле милләт курчакларыннан торган күргәзмә ясадык.Үзебез дә бәйрәмне ачып җибәрүдәге милләтләр парадында чуваш халкының традициясен күрсәттек.
Шулай итеп, Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса