Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Янган кешеләрне коткару – битараф булмаганнар эше

Безнең районда узган ел янгыннар азрак булган. 2017 елда 51, 2018 елда 47 янгын теркәлгән. Бәхеткә, узган ел янгыннарда беркем дә һәлак булмады. Бу турыда безгә Питрәч районы янгын күзәтчелеге башлыгы Максим Лобода хәбәр итте.

- Янгын чыгу очраклары артты. Бу территорияләрне чүп-чардан, ягулык-майлау материалларыннан, коры үләннәрдән вакытында чистартмау, шулай ук ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсе, - диде Максим Викторович.
Белгечләр билгеләп үтүенчә, янгыннарның күбесе электр приборларын һәм мичләрен куллану һәм монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыга.
- Янгыннарның 99 проценты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән чыга. Шуңа күрә электр хуҗалыгына, җылыту мичләренә вакытында ревизия үткәрегез, төзек булмаган приборлар кулланмагыз. Торагыгызны автоном янгын хәбәр иткечләре һәм беренчел янгын сүндергеч чаралар белән җиһазлагыз. Балаларыгызга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгез, янгын килеп чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтегез, шулай ук балаларның шырпы белән уйнауларына юл куймагыз. Кече яшьтәге балаларыгызны, карт кешеләрне өйдә караучысыз үзләрен генә калдырмагыз.
Яңа елның беренче атнасында ук ике янгын чыкты. “Заречье” бакчачылык ширкәтендә (Иске Шигали авылы) дача йорты янды, ә Керәшен Сәрдәсе авылында торак йорт тулысынча янып бетте. Күз ачып йомганчы Богаткина Елена Николаевна һәм аның ике улы (аларның берсе инвалид) яшәгән йорттан кара күмер генә кала. Алар бер нәрсәсез калалар. Елена Николаевна Богаткина 58-60 үлчәмдәге кием кия, аяк киеме үлчәме - 41. Олы улына 14 яшь, аның буе 170 см, аяк киеме 42 нче үлчәмле, кече улына 5 яшь, ул инвалид, буе 116 см, аяк үлчәме - 27. Хәзер аларга бар тормышларын яңадан башлау өчен сезнең ярдәм кирәк.
Ярдәм итәргә теләүчеләр Питрәчтә "Кайгырту" үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Акча күчерү өчен лицевой счет: 40817810662264259914 банк 8610/0000 БИК 049205603.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса