Законсыз ау өчен питрәчле коралсыз калган
Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Куяннарны законсыз аулаган өчен Питрәч браконьерының коралы конфискацияләнгән.
Октябрь аенда Югары Ослан аучылык хуҗалыгы территориясендә Питрәч авылы кешесе утырган җиңел автомобиль туктатыла. Автомобильнең арткы утыргычында ау мылтыгы табыла, багажникта законсыз рәвештә аулаган тугыз куян була. Питрчәленең мылтыгы тартып алынды, машина штрафстоянкага җибәрелде", - диеләхәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа