Зур чыгымнарсыз авыру сыерны алыштырырга була
Җәмгыять

Зур чыгымнарсыз авыру сыерны алыштырырга була

Кызганыч, хәзерге вакытта мөгезле эре терлекләрдә лейкоз – киң таралган авыру булып тора. Һичшиксез, аңа каршы көрәшергә кирәк. Безнең районда бу юнәлештә планлы эш алып барыла. Бүгенге көндә авыру сыерны сәламәт сыерга алыштыру мөмкинлеге бар. Бу уңайдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме каралган.

– Лейкоз – бу кандагы рак. Мөгезле эре терлекләрдә  лейкоз вирусының өч стадиясе бар: инкубацион, гематология һәм шеш. Авыруның беренче һәм икенче стадияләрен канны лаборатор тикшерү чорында ачыкларга була. Ә вирус  канда була, димәк, ул сөттә дә  бар. Терлек өченче стадиядә үлә, – диде Питрәч район  ветберләшмә башлыгы Фәнзил Мөхәммәтҗанов.

Авыру терлектән алынган һәртөрле продукция кеше өчен куркыныч. Шулай да  авыру сыер итен, ашарга була, ә менә сөтне бары тик кайнатып кына эчәргә кирәк, ди белгечләр.

Бу вирус, мондый типтагы барлык организмнар кебек авыру терлектән төрле юллар белән сәламәт хайванга күчәргә мөмкин. Ул авыру сыердан аның бозавына күчә, авыру терлекне сәламәт терлекләр белән бергә асраганда күчәргә мөмкин, шулай ук  бер бинада инфекцияле терлек янында сәламәт сыерны бозаулатканда, уртак улаклар, суэчергечләр һәм саву аппаратларыннан файдаланганда күчә.

– Лейкоз берничек тә дәваланмый, шуңа күрә даими рәвештә профилактик эш алып барырга кирәк, бу сәламәт сыерга авыру йоктырмау өчен эшләнә. Шәхси хуҗалыклар ветеринария хезмәте белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш, барлык сыерларны һәм таналарны елына ике тапкыр серология буенча тикшерергә, шулай ук сыерларны орлыкландыру өчен файдаланыла торган үгезләрне. Лейкозлы үгезләрне сугымга озатырга кирәк. Нәселле һәм товарлыклы терлекләрне бары тик лейкоз буенча имин хуҗалыклардан гына алырга кирәк. Юридик һәм физик затларга авыл хуҗалыгы терлекләрен, кошларны, балыкларны һәм башка терлек чималларын ветеринария  хезмәте рөхсәтеннән башка, ветеринария таныклыгыннан башка  (бу аларның инфекцион һәм инвазион авырулары юклыгын раслаучы) район территориясенә  алып керү тыела, – диде Фәнзил Рәисович.

Зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хәзер  терлекләрен сәламәтләндерү ягында. Ә менә  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүген  лейкоз белән авыру сыерларны сәламәт сыерларга алыштыру, шулай ук дәүләттән акчалата ярдәм алу мөмкинлеге бар.

– Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда лейкозлы терлекне алыштыру өчен  товарлыклы һәм нәселле таналар  һәм тана сыерлар алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга субсидия алу мөмкинлеге бар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бер тапкыр бирелә, сатып алынган бер баш терлек исеменнән: товарлыклы таналар яки тана сыерларга – 15 мең сум, ә нәселле терлекләргә  – 20шәр мең сум.

Мисал өчен аны болай исәпләргә була, лейкоз белән авыру сыерны сугым цехына тапшырганда, сыер хуҗасы аны сатудан уртача 50000 сум  акча ала, шуңа тана сыер сатып алу өчен дәүләт биргән ярдәм 15000 сумны өстисең. Нәтиҗәдә, 65000 сум табыш алырга була. Шуның белән  югалтуларсыз авыру сыерны алыштырырга мөмкин.

Әлеге программада катнашырга теләүче хуҗалыклар, беренче чиратта, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар терлек хуҗаларына дәүләт ярдәме алу өчен кирәкле документларны оформить итәргә булышачак.