Зур үзгәрешләр вакыты
Күп кенә питрәчлеләр йортлары эксплуатациягә тапшырырлганның беренче көненнән үк аларда яшиләр. Капиталь ремонтны алар түземсезлек белән көтә. Бу елны капиталь ремонт республика программасы кысаларында районда барлыгы җиде йортны төзекләндерәчәкләр – Питрәчтә, Ленино-Кокушкинода һәм Кощакта.
Иң беренче эш итеп, Ленино-Кокушкино авылындагы Центральная урамында урнашкан 1 номерлы йортның түбәсен яңадан кора башладылар. Әлегә һава торышы мөмкинлек бирә, яңгырлар көн саен явып тормый, төзүчеләр барлык көчләрен куеп эшлиләр.
Башкарыла торган эшләрнең подрядчысы - “КАПСТРОЙДОМ” ҖЧҖ.
- Хәзерге вакытта түбә, электромонтаж, сантехника эшләре алып барыла. Шулай ук без фасадларны һәм подъездларны да рәткә китерәбез. Фасад эшләренә килгәндә, подвалны су басмасын өчен, керү өлешен, цоколь өлешен һәм йорт тирәсен төзекләндерү эшләре булачак. Әлбәттә, һәр объект үзенчәлекле, эшнең үз нечкәлекләре бар. Күп фатирлы йортны төзекләндерүдә иң авыры – йортта яшәүчеләр белән эш алып бару. Без эшне якынча өч атна элек башладык һәм ике ай ярымнан төгәлләргә планлаштырабыз. Питрәч районында хәзер өч объект безнең тарафтан ремонтлана. Алар барысы да якында урнашкан, шуңа күрә безгә бу эшләрне берьюлы алып бару бик уңайлы. Хәзерге вакытта әлеге объектларда кырыктан артык кеше эшли. Материалларның күбесе инде сатып алынган, кайберләре складта бар, ә кайберләре әле туплана гына. Без барыбыз да беләбез, җәй бик тиз үтеп китә, шуңа күрә бик тиз эшләргә туры килә, - дип планнары белән уртаклашты оешма директоры Алексей Платунов.
- Барлык йортларда өчтән алып алты төргә кадәр эшләр алып барыла. Ремонт май уртасында башланды, әлегә без бирелгән вакытка сыешабыз һәм эшне 30 сентябрьгә төгәлләргә планлаштырабыз. Беренче алты йортта ремонт эшләре график буенча башланды һәм 1 июль көнне без соңгы җиденче йортта эшкә керештек,- диде район башкарма комитетының торак коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Данис Хәмитов.
Быел да, узган ел да күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауга унтугыз миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта киләсе өч елга ремонт планы эшләнә, якынча исәпләүләр буенча, ремонт эшләре әлеге сан кысаларыннан чыкмаячак. Әмма алдагы елларда ремонтланмаган йортлар азрак булачак һәм аларга унбиш миллион сумга кадәр акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Биредә яшәүчеләр үзләре, уңайсызлыкларга карамастан, ремонтка шат булуларын белдерәләр. Йортта инде барлык инженер-техник коммуникацияләр алыштырылган, электр белән тәэмин итү системасы реконструкцияләнгән, канализация үткәрелгән һәм кайбер фатирларда сантехника алыштырылган. Сүз уңаеннан, аны сатып алу һәм монтажлау республика тарафыннан бирелгән акчаларга башкарылган.
- Безнең гаилә монда 1969 елдан бирле яши, ә йорт үзе 1966 елда төзелгән. Әтием ул чакта кошчылык фабрикасында эшләгән, бу йорттагы фатир безгә аннан мирас булып калды. Без монда гомер буе яшибез булып чыга. Ремонт ясаулары яхшы, безнең йорт, ниһаять, матур булачак, - дип сөйләде безгә Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Валентина Евдокимова.
Врезка: Районның күп фатирлы йортларында капиталь ремонт үткәрү өчен республика тарафыннан 19 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләре җиде йортка узачак: өч объект Ленино-Кокушкино авылында урнашкан: Центральная 1, Центральная 1А, Гагарина 3, ике йорт Питрәчтә: Медиков 8, Молодежная 22, ике йорт Кощакта: Центральная 17, Центральная 19.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа