Адель Нәбиуллин – парад йолдызы һәм конкурста җиңүче
"Минем Җиңү көнем" фотоконкурсында җиңүчеләр бүләкләрен алды.
Беренче урынны алган Адельнең бүләген алырга апасы Илзирә Хәлиуллина килгән. Җиңүче үзе әнисе Алия, әтисе Нияз белән Байкал аръягына киткәннәр.
- Аның әтисе хәрби кеше. Адельгә андый костюм эшләтү аның идеясы иде. Әлеге форманы заказ биреп тектерделәр. Әлбәттә Җиңү көнен бәйрәм иткәндә аңа игътибар итүчеләр күп булды, - диде Илзирә.
Регина Николаева икенче урынны алды, ул бүләккә һәм шарларга бик куанды, ул әнисе Ольѓа һәм кечкенә энесе белән килгән иде.
- Мин район мәдәният йортында фотога төштем, Җиңү көнендә мин чыгыш ясаган идем, - дип аңлатты сабый. - Минем өчен әтием һәм әнием тавыш бирде.
Ә өченче призер, Роман Горячев, бүләген алырга әнисе Юля белән килгән, ул фотога төшәргә генә түгел, ә фотога төшерергә дә ярата икән. Ул моны шунда ук раслады да, ул әнисенең телефоны белән фотога төшерде. Бәлки, булачак конкурсларда әлеге сабый фотография авторы буларак та катнашыр.
Бүләкләр балаларга бик ошады. Безнең даими спонсорыбыз ИП Е.И.Стрелкова «Уенчыклар һәм косметика» кибете (Питрәч авылы, Совет урамы, «Добреев» сәүдә йорты, 2 кат, 2 зал) конкурста җиңүчеләргә һәрберсенә туры килерлек итеп кибетеннән призларны оста сайлый.
- Миңа редакция үткәргән конкурсларда спонсор булу, нәни җиңүчеләргә призлар бирү ошый, - ди Елена Стрелкова. - Балаларга шатлык өләшү бик күңелле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа