Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Автобелгеч кышын нинди штрафка карата ризасызлык белдерүе ансатрак булуын әйтте

Бу хакта Иҗтимагый палата әгъзасы, «Автомобиль хуҗаларының хокукларын яклау комитеты» төбәкара иҗтимагый оешмасының вице-рәисе Александр Холодов сөйләде

Кышын машина йөртүчегә, елның башка фасылларына караганда, юлда тоташ линияне кисеп чыккан өчен салынган штрафка карата ризасызлык белдерүе ансатрак.

Гадәттә, автомат рәвештә фотовидеотеркәү чаралары, юл кар белән капланган очракта, юл билгесе таләпләрен бозуга «игътибар» итми, дип искәртте Холодов.

«Юлдагы сызыкны кар күмеп киткән очракта, камера кагыйдә бозуны терки алмый. Әгәр юлда кар ята икән, фотода кагыйдә бозу да күренмәячәк», - диде ул.

Кар күмеп киткән юлда тоташ линияне кисеп чыккан өчен штрафка тартылган машина йөртүче аның белән риза булмыйча шикаять бирә ала, дип искәртте белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД