Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
13-22 ноябрьдә Питрәч районында пассажирлар йөртүнең законлылыгын билгеләү өчен пассажирлар транспорт чаралары тикшереләчәк.
Автоинспекторлар пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспортта җитешсезлекләре булган яки хокуклары һәм тиешле документлары булмаган шоферларга аерым игътибар бирәчәк.