Питрәчлеләр исерек шоферлар турында Telegram-каналда хәбәр итә ала
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчлеләр исерек шоферлар турында Telegram-каналда хәбәр итә ала

Монда килгән мөрәҗәгатьләр ЮХИДИ хезмәткәрләренә җибәреләчәк.

Районның битараф булмаган гражданнары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, исерек шоферлар, шулай ук хокук бозучының юл-транспорт һәлакәте урыныннан качуы турында мәгълүмат җибәрә ала. Моны сылтама буенча гомуми чатта эшләргә була.

Мондый Telegram-канал ЮХИДИ эшен җиңеләйтергә һәм тизләтергә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.


БДД