Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Куркынычсыз хәрәкәт

Таныклыксыз машина йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы керткәннәр

Җинаять кодексының “Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү” статьясы үз көченә кергән.

Россиядә машина руленә “правасыз” утыручылар җинаять җаваплылыгына тартылачак. 

Шулай итеп, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган зат рульгә утырган очракта, ул төрмә җәзасына хөкем ителергә мөмкин.

Моннан тыш юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен хөкем ителгән зат та, рульгә утырган очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Машинаны “права”сыз идарә иткән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта, машина закон бозучының үзенеке булган очракта, аны конфискацияләү күздә тотылган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД