Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада район юлларында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 6сы матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ике исерек шоферны туктаткан, алар Көек авылы кешеләре, икесе дә эшсез.
Соңгы вакытта урамнарда төрле транспорт чараларын күрергә мөмкин: квадроцикллар, мопедлар, мотоцикллар, аларда, кагыйдә буларак, балалар яки яшүсмерләр йөри. Еш кына саклагыч җиһазларсыз, олылар озатуыннан башка һәм тиешле хокукларсыз.