Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия бирде.
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән Абдрахманова А.Т. һәм Журавлев Э.Н. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр - транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгәннәр.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.