Өч питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Куркынычсыз хәрәкәт

Өч питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат бирде.

Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Казеннов А.Н., Крусев С.Г. һәм Закиров Р.Р. исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәнее өчен РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылдылар. 

Питрәчлеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,6 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.


БДД