Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыралар
24 августтан 3 сентябрьгә кадәр республика территориясендә «Автобус» профилактика чарасы үткәрелә.
Чара кысаларында пассажир транспортын тоташ тикшерүләр оештырыла. Автоинспекторлар автобусларның техник торышын тикшерүгә һәм машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвенә игътибар бирә.