Питрәч районында BMW автомобиленә барган килеш ут капкан
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында BMW автомобиленә барган килеш ут капкан

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

М7 юлында BMW автомобиленә барган килеш ут капкан.

Юл-транспорт һәлакәте Питрәч районы Шәле авылыннан ерак түгел М7 юлының 849нчы чакрымда булган.

Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә эшләгән. Зыян күрүчеләр юк.


БДД