Питрәч районында М7 трассасында 13 км юлны ремонтладылар
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында М7 трассасында 13 км юлны ремонтладылар

Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питрәч районында М7 "Идел" трассасының 13 километрын (827-840 км) ремонтладылар.

Юлчылар климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып сайлап алынган асфальт-бетон катнашмасыннан өслек катламын җәйделәр.

Моннан тыш, участокта суүткәргеч лотоклар урнаштырдылар һәм термопластиктан юл тамгасы салдылар.


БДД