Казанда Питрәч районы мәдәният көне узачак
Мәдәният

Казанда Питрәч районы мәдәният көне узачак

Чарага керү бушлай булачак

23 сентябрьдә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәният йортында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Питрәч районы мәдәният көне узачак.

Программада: иҗади коллективлар һәм артистлар катнашында зур бәйрәм концерты, Балалар сәнгать мәктәбе оркестры чыгышы, милли продукцияне, музейлар күргәзмәсен һәм җирле һөнәрчеләрнең эшләрен тәкъдим итү. Шулай ук мастер-класслар күрсәтеләчәк, чәчәкләр күргәзмәсе һәм инструменталь-виртуаль локация әзерләнә.

Чара сәгать 12дә башлана. Керү бушлай.