Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ленино-Кокушкинода эшләүче яшьләр иҗаты фестивале үтте

Фестивальнең сайлап алу турлары онлайн режимда узды. Нәтиҗәдә, 25 иҗади номердан 17се финалга чыкты. Җиңүчеләр Ленино-Кокушкино авылы Яшьләр үзәге сәхнәсендә узган гала-концертта катнаштылар.

«Новые рассветы» - «Яңа таңнар» эшләүче яшьләр иҗаты район фестиваленең гала-концерты тамашачыларын 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге төрле һөнәр ияләре һәм белгечләре иҗатлары белән таныштырды. Яшьләр үзәге сәхнәсенә район газетасы редакциясе, башкарма комитет, китапханәр системасы хезмәткәрләре, педагоглар чыкты. Аларның барысын да сәнгатьне һәм иҗатны ярату берләштерә. Аларның кайберләре бию белән мавыга, икенчеләре, мәсәлән, Яшьләр үзәгенең «Гармония» коллективы солистлары кебек җырлый. Аларның берсе Адилә Хәсәнова әйтүенчә, төркемдә укытучылар, теш табибы, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре бар. Элек алар бер-берсе белән таныш булмаган, ә хәзер аларны уртак мавыгу берләштерә. Керәшен Сәрдәсеннән «Сәяр» халык вокаль ансамбле керәшеннәрнең «Сандугач сайрыйдыр» халык җырын башкарып, үз талантын күрсәтте. Әлеге ансамль вокалчысы «Вперед»-«Алга» район газетасы хезмәткәре Маргарита Петрованың сүзләренә караганда, аларның репертуарында, күбесенчә, халык җырлары. Коллективның бурычы – үзләренең борынгы мәдәниятләрен саклау һәм аны кече буынга тапшыру. Узган ел коллектив бу фестивальдә катнашып, беренче урынны алган иде. Алсу Сәлимгәрәева да әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Ул Богородск урта мәктәбендә логопед булып эшли һәм инде ун яшьтән флейтада уйнау белән мавыга. Алсу әйтүенчә, ул үзе өчен, күңел кушуы буенча уйный. Фестивальнең «Уен коралларында уйнау» номинациясендә ул беренче урын алды.
Гомумән, үзешчән артистлар өч номинациядә чыгыш ясады.
Әйтелгәннәрдән тыш, «Вокал» һәм «Вокаль ансамбльләр» дә бар иде. Яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова сүзләренә караганда, финал гала-концертында катнашучыларның барысы да җиңүчеләр. Аларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар өчен чыгышларын карарга килгән тамашачыларның рәхмәте бик мөһим.
Гала-концертта катнашучыларның күбесе 22 октябрьдә Казанга барачак, анда алар «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр ачык телевизион фестивалендә Питрәч район данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез!

 

Наилә Җиһаншина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса