Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ленино-Кокушкинода журналист Зимфира Гыйльметдинова истәлегенә кичә узачак

Керү бушлай булачак.

Ленино-Кокушкинода журналист Зимфира Гыйльметдинованы искә алу кичәсе булачак.

«Үткән ел аның туган көнен туган авылы Балыклыда үткәргән идек. Быел исә, ул үскән, мәктәпне тәмамлаган, бүгенгесе көндә әнисе Мәймүнә апа яшәгән Ленино-Кокушкинода билгеләп үтәргә булдык. Бу матур традициягә әверелер дигән теләк тә бар», дип хәбәр итә Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза.

Әлеге искә алу кичәсен оештыручылар хәбәр итүенчә, кичәгә Зимфираның дуслары, якыннары, туганнары киләчәк. «Зимфира олы йөрәкле, киң күңелле, ихластан ярата белүче ярдәмчел зат иде. Исән чагында кадерен дә белеп бетермәгәнбездер, игътибарыбыз да җитмәгәндер. Ул үзе беребезне дә игътибарсыз калдырмый иде. Аның уе гел кемгәдер, нәрсә беләндер ярдәм итүдә иде. Ярдәм итә алгач ихластан сөенә иде».

Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинованы җыр күңелле, тормыш сөючән иде дип искә алды.

«Безнең Зимфира истәлегенә чаралар оештыру аңа кирәктерме, юктырмы – анысы билгесез. Ә менә безгә, дусларына, якыннарына, аны белүчеләргә, хәтта ниндидер сәбәпләр аркасында аны исән чакта белмәүчеләргә кирәк. Без барыбыз да Зимфира кебек якты шәхесләрне искә алып үзебезгә Аллаһы Тәгалә биргән гомерне лаеклы кешеләр булып яшәп бетерергә көч һәм мәгънә алабыз», – ди артист.

Искә алу кичәсе 12 мартта 14.00 сәгатьтә үтәчәк. Анда драматург Данил Салихов, ТР халык артисты Рәсим Низамов, ТР атказанган артисты Айгөл Бариева һ.б.артистлар катнашачак. Кичәгә керү бушлай булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса