Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәскәү режиссерлары Шәле авылы турында документаль фильм төшерделәр

Фильмны төшерү 4 көн дәвам иткән

Документаль фильм декабрьнең иң салкын көннәрендә төшерелгән. 

Шәле мәдәният йорты методисты Ирек Әхмәтшин төп рольләрнең берсен башкарган - авыл буенча үзенә күрә бер юл күрсәткеч булган.

- Беренче көнне без каз өмәсен төшердек. «Зөбәрҗәт» халык фольклор ансамбле бу татар халык йоласын җырлар һәм биюләр белән матур итеп күрсәтте. Аннары мәчеттә төшерүләр булды. Безнең Тимур хәзрәт Латыйпов төшерү төркеменә шамаилләр коллекциясе турында сөйләде. Шулай ук башка илдән күчеп килгән гаиләне дә төшерделәр, - дип сөйләде Ирек Әхмәтшин. 

Фильмда катнашкан шәлелеләр кыска метражлы фильмны карарга өлгергән инде. Аларга барысы да ошаган. 

- Без нәкъ менә безнең авылны бөтен Россиягә күрсәтүләре белән бик горурланабыз. Безнең өчен бу зур һәм куанычлы вакыйга булды, - дип уртаклашты Ирек Әхмәтшин.

 

Фильмны онлайн кинотеатрда карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса