Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрәч районында төшерелгән «Микулай» фильмының премьерасы кайчан булачак

Бу хакта картинаның режиссеры һәм сценаристы Илшат Рәхимбай хәбәр итте

Питрәч районы Талкыш авылында төшерелгән "Микулай" фильмы агымдагы елның мартында прокатка чыгачак.

Рәхимбай сүзләренчә, хәзер картина РФ Мәдәният министрлыгына җибәрелгән. Шулай ук фильмны кинотеатрларда күрсәтү өчен кирәк булган прокат таныклыгын алу буенча эш бара.

Психологик этно-триллер сюжетының нигезендә - татар драматургы Мансур Гыйләҗев пьесасы.

Әсәрнең төп герое-  ерак авылда яшәүче Микулай исемле карт. Җирлектә үзен Микулай улы дип атаган кеше барлыкка килгәч, аның традицион яшәү рәвеше үзгәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса