Район сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "Арча ягы - данлы Тукай ягы" республика балалар иҗаты конкурсында катнашу өчен Арчага бардылар.
Алар бүләкләр белән әйләнеп кайттылар. Әсхәт Хәбибрахманов 3 нче дәрәҗә лауреаты (фортепиано), Камилә Хәбибрахманова - 2 нче дәрәҗә дипломанты (фортепиано), Карина Замилова һәм Әминә Мөхәммәтшина - 1 нче дәрәҗә дипломанты (скрипка) булдылар.