Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә “Китап бәйрәме”

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра.

Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.
Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 21 июле көнне Питрәч районында уздырыла. Чарада шагыйрь Газинур Моратның, язучы Камил Кәримовның, шагыйрә Фирүзә Җамалетдинованың катнашуы көтелә.
Әлеге чара Питрәч авылы Мәдәният йортында иртәнге 10 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез!
+6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питреч, китап, бейрем