Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәледән «Зөбәрҗәт” халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә

Ансамбль 1998 елда оеша.

Шәледән "Зөбәрҗәт” халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Ансамбльдә катнашучыларның кайберләре күптән инде лаеклы ялда, кайберләре пенсиягә берничә елдан соң чыгачак. Сәхнәдә алар барысы да яшь – унсигездә! Аларның иҗади дәрте, шаянлыгы, тормыш зирәклеге коллективка үзенчәлекле зәвык өсти.

Артистлар чыгыш ясаганда милли татар киемнәрен кияләр, аларны коллективка авылның өлкән кешеләре биргән. Ягъни бу кайчандыр киелгән киемнәр, алар мода үзгәргәннән соң сандыкларда сакланган әйберләр, чөнки ул вакытларда бернәрсәне дә ташламаганнар. Бу бер дә арттыру булмас, алар үзләренең йолдызлы сәгатен көткән, хәзер инде алар сәхнә костюмнары. Хатын-кызлар киң күлмәкләр өстеннән алъяпкыч кияләр, матур мәрҗәннәрен тагалар, башларына сузып яулык ябалар, аякларында – йомшак күннән бизәкле читекләр яки йон оекбашлар белән галош.

Ансамбль 1998 елда оеша. Башта ул “Шәлекәем” дип аталган, үз авылларының исеменә яңгырашлы булсын өчен шулай атаганнардыр, күрәсең. Соңрак “Зөбәрҗәт” дип үзгәртәләр. Бүген ул утыздан артык кешене берләштерә. Әмма һәрвакытта да барысы бергә җыела алмый: йә гаилә эшләре, йә сәламәтлекләре начараеп китә. 2018 елда коллективка "Халык ансамбле" исеме бирелә. Шул вакыттан алып аның әгъзалары республика фестивальләрендә һәм конкурсларында актив катнаша, беренче урыннарны яулый башлый. Ансамбль җитәкчесе Зөлфия Гыйниятова бүлмәсен истәлекле кубоклар һәм дипломнар, алар турында мәкаләләр язылган журналлар һәм газеталар бизи.

– “Зөбәрҗәт” бөтен яктан да талантлы. Артистлары бииләр дә, җырлыйлар да, спектакльләрдә дә уйныйлар, – дип билгеләп үтте Зөлфия Насыйбулла кызы.

Бу ял көннәрендә коллектив үзенең юбилей бәйрәмен авыл мәдәният йортында зур концерт программасы белән билгеләп үтәчәк.


Исмәгыйль Шаһвәлиев, 73 яшь

– Мин колхозда эшләгәндә, терлекчеләр белән бергә мәдәният йортларында концертлар куйдык. Соңрак мине ансамбльгә чакырдылар. 2014 елда мин бию бәйгесендә катнаштым, анда уңышлы чыгыш ясадым һәм Кукмара шәһәренә зона этабына эләктем. Катнашучыларга минем чыгышым ошады, нәтиҗәдә ветераннар арасында беренче урын алдым. Шул вакыттан бирле туктамыйм, әйтергә кирәк, бу минем хоббием, көн саен биим, күбрәк татар халык биюен башкарам. Телевизордан бию көе ишетсәм берике минут тыпырдап алам.
Мин шушы авылдан. Бер гаиләдә биш бала үстек, мин – иң олысы. Кечерәкләргә һәрвакыт үрнәк булырга тырыштым. 1966 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң укуны дәвам итә алмадым, әни умыртка сөяген сындырды, аны калдырып китеп булмады. Мин фермага эшкә урнаштым. 1967 елда Әтнәдә Габдулла Тукай исемендәге техникумга укырга кердем. Бер ел укыганнан соң армиягә киттем. Псковта хезмәт иттем, ярты елдан соң миңа сержант исеме бирделәр һәм Кострома шәһәренә күчерделәр. 1970 елда туган ягыма әйләнеп кайттым. Кайвакыт мин армия формасында биим, чөнки ул минем тәнемә генә түгел, җаныма да якын.


Зәйтүнә Фәттахова, 65 яшь

– Без биюләр һәм җырлар белән генә чикләнмибез, ә шулай ук борынгы җирле гореф-гадәтләрне яңартабыз. Мәсәлән, “Кәләш урлау” йоласын. Элек ул мода иде, бүгенге көндә дә кыз һәм егет тынышып, очрашып йөриләр, аннары бу традициягә туры китереп, егет кызны урлаган рәвеш китерәләр. Шулай ук “Каз өмәсе” дә үткәрәбез, күп каз асраучы кешеләр туганнарын, күршеләрен чакырып өмә оештыралар, казларны бергәләп йолкыйлар, эшкәртәләр, ә соңыннан барысы бергә өстәл артына утырып чәй эчә, өйдәге камыр ризыклары белән сыйланалар.
Һөнәрем буенча мин пешекче, әмма балачактан ук артист булырга теләдем, һәрвакыт күңелемдә бу хыялны йөрттем. 59 яшемдә сәхнә минем тормышымның зур өлешенә әверелде. Мин ансамбльдә инде алты ел. Башта 42 ел шәһәрдә яшәдем, өлкән яшьтәге әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Гыймадиевны карау өчен авылга кайттым, аңа 99 яшь булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса