Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шигырьләре истәлек булып калган

Хөрмәтле укучыларыбыз, бүген сезнең игътибарыгызга Ольга Чукурова иҗат итеп калдырган шигырьләрне тәкъдим итәбез. Аларны редакциягә аның тормыш иптәше Алексей Чукуров юллады. Ольга Ивановна тумышы белән Янсуар авылыннан. Исән булган булса аңа иртәгә 60 яшь тулган булыр иде. Ул гомере буе балаларга белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук иҗат белән дә шөгыльләнгән. Аның шигырьләре тормыш, яшәеш турында уйланырга мәҗбүр итә.

Гафу ит син, әгәр күңелеңә
Авыр сүзләр белән кадалсам.
Керсез күңелеңне керләндермә,
Мин бәхетле – шуны аңласан.
Ачуланма, әгәр өметләрең
Акланмаса миңа карата.
Үткән гомер кире килми, ә күңелем
Булган мизгелләрне яңарта!
Гаепләмим, тормыш шулай бара.
Кемдер таба, кемдер югалта.
Бер мизгелдә калган очрашулар,
Искә төшеп, кайчак юата!

26.09.2018.
 

***

Нигә гомер тигез бирелмәгән?
Кемдер иртә китә, кемдер чират көтә.
Тик бер шатлык: һәркем көндә
Яңа таңның атуын зарыгып көтә!
Нигә саулык тигез бирелмәгән?
Кемдер дөнья куа, кемдер эзли дәва.
Тырыша-тырыша әҗәл тозагыннан
Ычкынырга тели, ләкин китеп бара.
Нигә байлык тигез бирелмәгән?
Булмас иде сугыш, кан кою
Яшәр иде кеше, к
өнләшмичә,
Йөрәгендә тоеп гел сөю.
Әгәр бар да тигез булса, бу яшәүнең
Булыр иде микән кызыгы?
Мәңгелеккә китеп барыр иде
кеше,
Җирдә беткәч ашар ризыгы.
Бик күп нәрсә җирдә тигез бүленмәгән:
Сөю, акыл, күндәм – сабырлык.
Ләкин көндә яңа таңның атуы,
Гаҗәеп һәм таңга калырлык.
20.04.2018.

 

***

Алтын яфраклар өстенә
Ятып уйнады улым.
Ә
йтерсең лә иреккә
Чыккан бер матур колын.
Тузгытты ул көз түшәген.
Рәхәтләнеп уйнады.
Таң җилләре аны үбеп,
Битләреннән сыйпады.

Әй сокланып карап тордым.
Яшьлегем күптән узган.
Беләм, һәркемнән
дә беркөн,
Кала бары тик тузан!

22.10.2018.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса