"Вперед" ("Алга") газетасы редакциясендә "Кечкенә тәмлетамак" фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булып узды.
Җиңүчеләр pestrecy-rt.ru сайтында узган Интернет-тавыш бирү аша билгеләнде. Фотоконкурста җиңүче һәм беренче урын алучы булып 4 яшьлек Ләйлә Мөхәммәтҗанова саналды. Ул 913 тавыш җыйды.
- Фотоконкурс турында без сайттан белдек һәм беренче тапкыр катнашырга уйладык. Беренче урын алуыбызга бик шатбыз, чөнки безнең өчен барлык туганнар, минем курсташларым, дусларым тавыш бирде, - ди Ләйләнең әнисе Ирина.
Ләйләгә бүләк - тәм-томнар белән булган шардан ясалган кар бабай - спонсор Зимфира Мөхәмәтгәрәевадан булды.
Икенче урында Колай авылыннан кечкенә Тимур Вәлиев булды. Ул 741 тавыш җыйды. Аңа бүләк спонсор Венера Тортиковадан - җиләк-җимешле торт булды.
Мактаулы өченче урында - Раят Зарипов, аңа бүләк шулай ук Венера Тортиковадан - шоколадтан ясалган хәрефләр булды. Раятка 6 яшь һәм киләсе елга ул инде мәктәпкә укырга барачак.
- Сезнең сайттагы хәбәрләрне даими укып торам, шунда фотоконкурс турындагы белдерүне күрдем дә. Конкурста беренче тапкыр катнаштык. Безнең өчен туганнарыбыз, Мәскәүдә, Мурманскта һәм хәтта Казахстанда яшәүче дусларыбыз тавыш бирде, - ди Раятның әнисе Лилия Зарипова. - Әлбәттә, беренче урын алырга теләгән идек, шулай да өченче урын өчен бик тә шатбыз. Иң мөһиме бит - катнашу.
Район газетасы редакциясе конкурс спонсорларына зур рәхмәт белдерә, катнашучыларны котлый һәм барлык питрәчлеләрне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.