Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Илһам Кашапов питрәчлеләрне Белем көне белән котлады

Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану һәм Белем көне белән котлыйм!

Җәй сизелми дә бик тиз узып китә һәм кабат  уку педагоглар, укучылар һәм ата-аналар өчен  төп эшкә әверелә. 

Бүген Питрәч районында парта артына 8705 укучы утырачак, шуларның 1260ы – беренче сыйныф укучылары. 

Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай булсын, ә мәктәп тормышы нәтиҗәле һәм мавыктыргыч булсын. 

Әлеге уңайдан файдаланып, әтиләре, абыйлары һәм уллары хәзер Ватаныбыз сагында торган һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән гаиләләрне билгеләп үтәсем килә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, сабырлык телим! 

Педагогларга һөнәри уңышлар, зирәк, рәхмәтле укучылар, укучыларга тырышлык, максатларына ирешүдә үҗәтлек,  яхшы билгеләр, ата-аналарга сабырлык, балаларының гел  уңышлар белән сөендереп  торуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса