Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч балалар бакчасында зур кунаклар булды

Алар җирле тәрбиячеләрнең эше белән якыннанрак танышты

Питрәчнең «Каенкай» балалар бакчасында экологик тәрбия буенча республика семинары үтте.

Мәктәпкәчә учреждениегә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Мердюкова килде.  

«Без аларга практик дәрес күрсәттек, кулланылган инновацион технологияләр турында сөйләдек, эш күргәзмәсе, дидактик уеннар тәкъдим иттек, шулай ук фито-чәй белән сыйладык. Кунаклар безнең хезмәтебезне югары бәяләделәр, очрашу ахырында балаларга китаплар бүләк иттеләр», – дип сөйләде мөдир Наталья Матросова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса