Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч чыгарылыш сыйныф укучылары укырга кая бара ала

Районнан китмичә дә белем алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларын бер сорау борчый: укырга кая барырга? Һөнәрне инде 15-16 яшьтә сайларга кирәклеген исәпкә алсаң, бу сорауның катлаулы булуын аңлыйсың.

Әгәр дә яшүсмер тизрәк белем алырга һәм эшкә урнашырга тели икән, техник юнәлешләргә игътибар итәргә кирәк. Мондый белемнәрне Ленино-Кокушкинода алырга мөмкин. П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалында машиналар һәм авыл хуҗалыгы җиһазларын ремонтлау буенча слесарь һәм тракторчы-машинист белгечлеген алырга була. Монда укып, шулай ук ташчы яки штукатур да булырга мөмкин, ә кызлар исә бухгалтер һөнәренә укый ала.

Көллиятләргә һәм техникумнарга 9 нчы сыйныфтан соң “өчле” билгесенә укыганнар гына китә, ә яхшы уңышларга ирешкән егетләр һәм кызлар югары сыйныфларда кала дигән стереотип бар. Чынлыкта исә бүгенге көндә урта һөнәри белем чын үсеш кичерә. Ә Казанда WorldSkills халыкара һөнәри осталык чемпионаты узганнан соң, бөтен урта махсус белем бирү системасы Халыкара сыйфат стандартларына юнәлдерелә башлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр дә артты. Хәзер техникумнарга һәм көллиятләргә укырга керергә теләүчеләр елданел күбәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X