Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Россия югары уку йортларында башлангыч хәрби әзерлек курсы барлыкка киләчәк

Белем бирү курсы Россиянең Саклану министрлыгы белән берлектә эшләнгән, дип хәбәр ителә Россия Мәгариф министрлыгы сайтында.

Бакалавриат һәм специалитет программасына, шулай ук Россия университетларының өстәмә белем бирү программаларына хәрби әзерлек нигезләре модулен кертәчәкләр.

«Модульне үзләштерү студентларны хәрби яки башка дәүләт хезмәтенә әзерләү өчен беренчел өйрәнүләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән», – диелә ведомство хәбәрендә.

Белем бирү программасы РФ Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт кушуы буенча төзелде.

Модульнең тематик планы Россиянең социаль-икътисади, сәяси һәм хәрби-техник үсешенең төп юнәлешләре, халыкара мөнәсәбәтләр, шулай ук хәрби хезмәт узуның хокукый нигезләре, медицина әзерлеге нигезләре һәм башка фәннәрдән тора.

Моңа кадәр РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләрендә 2023 елның 1 сентябреннән хәрби әзерлек нигезләре укытыла башлаячагын хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса