Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

“Башта невролог, аннан соң лор кабинетына керербез”

Сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре социаль ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ кешеләр булып тора.

Безнең районда бу турыда онытмыйлар. Безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләргә барыбыз да рәхмәтле һәм алар алдында мәңге бурычлыбыз. Район үзәк хастаханәсендә дә ветераннарга карата кайгырту күрсәтәләр. Сугыш ветераннарына комплекслы тикшерү үткәрү өчен Казаннан табиблар чакырдылар.

Казаннан табиблар командасына хирург, невропатолог, кардиолог, лор-табиб һәм терапевт керә. Алар барысы да югары класслы белгечләр. Мәсәлән, терапевт Оксана Бугульминская геронтолог та әле. Ул картаюның физиологик, психологик һәм социаль аспектларын өйрәнә. Бу өлкән яшьтә авырулар үсеше үзенчәлекләренә төшенү һәм дәвалауны дөрес билгеләү өчен кирәк.

- Монда без ике көн дәвамында төрле сугыш һәм локаль конфликтлар ветераннарын гына түгел, ә тыл хезмәтчәннәрен дә тикшерәчәкбез. Аларның кайберсенә билгеләнгән дәвалауга төзәтүләр генә кертергә кирәк, кемнеңдер беренче тапкыр диабет ачыкланган булуы бар, киңәйтелгән консультация бирергә кирәк һәм башкалар. Әлбәттә инде, аларның рөхсәте белән без авыруларны Казанга стационарга җибәрәбез, - диде Оксана Игоревна.

Шул арада хастаханә коридорында пациентлар күп җыелды. Район авылларыннан балалары һәм социаль хезмәткәрләр озатуында килгән әби-бабайлар бер-берсе белән проблемалары һәм шатлыклары белән уртаклаша башлады.

- Безне онытмауларына зур рәхмәт. Күптән түгел генә Җиңү көнен бергәләп матур итеп каршылаган идек. Бу тикшеренү безнең өчен сәламәтлек турында кайгырту һәм тагын кешеләр арасына чыгып, дусларың һәм танышларың белән аралашу өчен бер сәбәп тә әле, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Сәгыйров. Ветеран бүген хастаханәгә хатыны белән килгән. Аларны социаль хезмәткәр Әлфинур Гыйззәтуллина озата килгән. Ул үз карамагындагы кешеләргә шулкадәр игътибарлы, картларның теләкләренә каршы килми, алар өчен хастаханә коридорында да уңайлыклар тудырырга тырыша.

- Бу кешеләр, һичшиксез, олы хөрмәткә лаек, аларга карата мондый кайгырту күрсәтү бик яхшы. Алар бит тынычлык өчен көрәшкәннәр, тылда эшләгәннәр. Бүген безнең аларга ярдәм итү, игътибар күрсәтү өчен мөмкинлегебез бар, - ди Әлфинур Габделхаковна.

- Хәзер без неврологка, аннан соң лорга барачакбыз, - ди әбисен коридор буенча йөртүче кечкенә Камилла Сәләхетдинова.

- Мин инде монда булдым, кайда нәрсә икәнен яхшы беләм. Казаннан табиблар килә дип чылтыратып хәбәр иткәч, әбиемне үзем алып килергә булдым, аңа тәрҗемәче дә булырмын дидем, - дип аңлата ул.

- Минем оныгым бик җаваплы, шуңа да мин аңа ышанып килдем, - диде Камилланың әбисе Миннегөл Сәләхетдинова (ул тикшеренүгә Чытыдан килгән).

- Безгә табиблар килүе бик яхшы. Казан бездән ерак булмаса да шәһәргә һәр олы яшьтәге кеше җыенып чыгып китә алмый бит. Безгә яшьлекне кайтармаслар инде, шулай да бераз дәваларлар, үзебезне бераз яхшырак хис итәрбез, - диде хезмәт ветераны Анна Абрамова.

- Ветераннар, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм Әфганстан ветераннары өчен тар белгечләрдә тикшеренү үтү беренче тапкыр оештырылды. Бу Казанның ветераннар өчен госпиталенең баш табибы Михаил Васильевич Кормачев ярдәме белән мөмкин булды. Без, үз чиратыбызда, аңа моның өчен бик рәхмәтле, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса