Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында гриппка каршы вакцинация башланды

Район үзәк хастаханәсенең инфекционист табибы Фәридә Солтанова еш кына авыруның иң катлаулы очракларын дәвалый, безгә ул вакцинация кагыйдәләре турында сөйләде.

– Фәридә Фатыйховна, безгә грипп турында сөйләгез әле, ул ОРВИдан ничек аерыла?

– Грипп һәрвакыт кискен башлана, үзеңне нормаль хис итәсең һәм 2-3 сәгать эчендә аяктан егылырга була, тән температурасы югары күтәрелә һәм 3-4 көн төшми, икенче көнне көчле коры ютәл кузгала, баш авырта. ОРВИ вакытында хәл әкренләп начарлана һәм гомуми хәл канәгатьләнерлек булып кала. Грипп бик җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Гриппка каршы вакцина организмны вирус белән очрашуга әзерләргә һәм авыру, өзлегүләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

– Вакцинациядән соң авырырга мөмкинме? Еш кына прививка ясаттым да авырып киттем дигәнне ишетергә туры килә.

– Бу вакцинациягә килгән кеше инде сәламәт булмаган дигән сүз. Хәзер тенденция шундый: прививка ясатканчы, сезне табиб тикшерәчәк, температурагызны үлчәячәк, ялкынсынулар юкмы икәнен тикшерәчәк, гомуми халәтегезне бәяләячәк һәм шуннан соң гына вакцинациягә җибәрәчәк. Сәламәт кешенең прививкадан соң беренче мәлдә температурасы 37 яки 37,5 кә күтәрелергә, укол ясаган урыны бераз кызарып торырга мөмкин, көчле авыру булырга тиеш түгел. Мин кырык елдан артык эшлим һәм ел саен прививка ясатам. Көн саен йогышлы, шул исәптән грипп вирусы йоктырган авыруларны кабул итсәм дә, авырмыйм. Вакцинация аркасында бездә хәзер элеккечә грипп зурлап таралмый. Мин монда 1979 елда эшли башладым, ул вакытта сезон вакытында безнең барлык коридорлар авырулар белән тула иде, табиблар җитми иде, хәтта стоматологлар да кабул итүдә утыра иде.

– Кемгә прививка ясатырга ярамый?

– Инде әйткәнемчә, вакцинаны кискен температура шартларында, хроник авырулар кискенләшкән чорда ясарга ярамый. Вакцина составында йомырка аксымы булса, ә сездә йомырка аксымына аллергия икән, шулай ук мондый вакцинаны ясатырга кирәкми. Балаларга ясатырга ярый һәм кирәк, йөкле хатын-кызларга йөклелекнең икенче яки өченче триместры вакытында ясатырга була.

– Гриппка каршы прививка ясатырга теләгән кеше кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Ул район хастаханәсенә килә, регистратурадан карточкасын ала, үз участок табибына чиратсыз бара, ул аны тикшерә һәм 118 нче прививка кабинетына җибәрә. Әгәр дә авылда яшисез икән, фельдшерга мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса