Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч район үзәк хастаханәсендә “Донор көне” узачак

Чәршәмбе, 19 августта 8.30дан 12.30га кадәр Питрәч район үзәк хастаханәсендә “Донор көне” узачак. Район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру мобиль пункты эшләячәк, анда барлык теләүчеләр донор була ала.



Әгәр сез игелекле эшкә кушылырга карар иткәнсез икән, шәхесне раслаучы документ - паспорт, медицина полисы, СНИЛСны үзегез белән алырга онытмагыз. Шәхси саклану чараларында - битлек һәм перчаткаларда килергә кирәк.

Кан тапшырыр алдыннан питрәчле тулысынча сәламәт булырга тиеш. Әгәр кешенең хроник яки йогышлы авырулары яисә инде күптән түгел ул вирус инфекциясе кичергән булса, бу очракта савыккач, ике айдан соң гына донор булырга мөмкин.


Әгәр кеше пневмония белән авырса, тагын алты ай көтәргә туры киләчәк. Әгәр ике атна дәвамында йогышлы авырулар белән элемтә булса, өйдә калуың яхшырак.

Донорның авыр соматик авырулары - онкология, бронхиаль астма, бавырның хроник авырулары, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, психик авырулар булмавы мөһим.

Кешенең авырлыгы да әһәмияткә ия, донор 56 килограммнан да ким булмаска тиеш.

Әгәр сез барлык сыйфатлар буенча да туры киләсез икән, ул чакта иртәнге ашыгыз турында кайгыртыгыз. Кичен һәм иртән кан тапшырыр алдыннан майлы, итле һәм сөт ризыклары кулланмаска кирәк. Баллы чәй яки сок эчәргә, икмәк-күмәч эшләнмәләре белән тукланырга була.

Кан тапшырганнан соң сезгә 700 сум күләмендә компенсация түләячәкләр. Кан һәм аның компонентларын тапшырганнан соң, хезмәткәргә өстәмә ял көне тәкъдим итәләр. Ялны ел саен түләнә торган отпускка өстәргә яки кан тапшырганнан соң бер ел дәвамында башка вакытта файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса