Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Россиядә шикәр авырулы бала глюкоза күләмен мониторинглау системасы белән тәэмин ителәчәк

Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте.

Дарулар һәм медицина эшләнмәләре җитмәүне бетерү өчен, Министрлар Кабинеты шикәр авыруы булган балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглауның портатив системалары белән тәэмин итүгә 5,1 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк.

«Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә әлеге чирне профилактикалау һәм дәвалау чаралары турында җентекләп фикер алыштылар. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, мондый диагнозлы кешеләрнең барлык кирәкле дарулары һәм медицина эшләнмәләре булырга тиеш. Шулай ук Россия субъектларында кайбер җайланмалар җитмәү вазгыятен анализларга һәм аны яхшыга үзгәртергә кушты», - диде Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

1нче типтагы шикәр диабеты булган 2-17 яшьлек барлык балалар да глюкоза дәрәҗәсен мониторинглау системасын бушлай ала башлый. Рецептларны дәвалаучы табиб-эндокринологлар язып бирәчәк.

Быел бу максатларга 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк, ә 2024 елда - 4,1 млрд сум.

«Гражданнарның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту безнең эшнең иң мөһим өстенлекләренең берсе булып тора, бигрәк тә сүз яшь гражданнар турында барганда. Аларны дәвалау өчен кирәк булган бөтен әйбер белән тәэмин итү мөһим», - дип йомгаклады Мишустин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса