Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

52 яшьлек питрәчле Ольга Романова спортның көч төре буенча абсолют чемпион булды

«Районда Спорт» грант проекты кысаларында Питрәчнең «Крепость» клубында пауэрлифтинг буенча турнир узды. Бу – көч спорт төре, анда үзең өчен максималь авырлыктагы штанга күтәрергә кирәк.

Анда унга якын кеше катнашты. Алар үзләре өчен уңайлы вакытта килеп, күнегүләр ясадылар. Тренерлар  нәтиҗәләрне видеога төшереп теркәп барды. Спортчылар 3 ярыш дисциплинасын башкарды.
Нәтиҗәдә, абсолют чемпион исеменә Питрәч авылында яшәүче 52 яшьлек Ольга Романова лаек булды. Аның гомуми нәтиҗәсе - 245 килограмм. Ә бер тапкыр күтәргән максималь авырлык 120 килограмм тәшкил итте. Спортчы үзе 73 килограмм авырлыкта
Ул якынча 3 ел элек көч спорты белән шөгыльләнә башлаган. Клубка ябыгу, фигураны камилләштерү максатыннан килгән. Бу вакыт эчендә ул үзен формага китергән, мускулларын үстергән. Атнага 2-3 тапкыр шөгыльләнә, тренировка 40-45 минут дәвам итә.

Әгәр элек миңа  әлеге спорт төре белән  шөгыльләнәчәксең дисәләр, көлгән генә булыр идем. Әмма хәзер, вакыт узу белән, минем фикерем үзгәрде, миңа бу  бик ошый,  яхшы стимул булып тора. Авыр әлбәттә,  әле дә ияләшеп бетеп булмый, куллар һәм аяклар авырта, әмма бу миңа файдага гына. Мин үземнән канәгать. Шушы яшьтә дә  актив яшәргә, зур максатларга ирешеп,җиңүләр яуларга була», - ди Ольга Романова.

Ир-атлар арасында да бездән турнир чемпионы бар, ул Антон Глинушкин, аның нәтиҗәсе 285 килограмм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса