Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баскетбол буенча район беренчелегендә Иске Шигали командасы җиңде

Шулай ук Питрәч һәм Шәле командалары уйнады

«Мишә» спорт комплексында 2008-2009 елгы кызлар арасында баскетбол буенча районның Яңа ел беренчелеге узды. Анда Иске Шигали, Шәле һәм Питрәч авылларыннан командалар катнашты. 

Спортчылар ярышларга ныклап әзерләнгәннәр иде. Шәле кызлары соңгы секундларга кадәр бирешмәделәр. Әмма нәтиҗәдә питрәчлеләргә 29:59 исәбе белән җиңелделәр һәм өченче урын алдылар. 

– Көндәшләр көчлерәк булып чыкты, - дип кыскача аңлатма бирде Шәле авылыннан Диләрә Хәйруллина.

Ул бу спорт төре белән ике ел шөгыльләнә. Балачактан ук интернетта баскетбол матчларын карарга ярата. Башта хореография белән мавыккан, ләкин спортка мәхәббәтен көчлерәк булып чыккан.

- Элек биюгә йөрдем, ләкин аннары баскетбол белән шөгыльләнергә булдым. Атнага өч тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә тренировкалар була. Бу укуга комачауламый, чөнки алар кичләрен уза. Баскетболны яхшы уйнау өчен тиз йөгерергә һәм төз булырга кирәк. Бүген биш туп кертем бугай, - дип сөйләде Диләрә Хәйруллина.

Беренчелекнең җиңүчесе булып Иске Шигали мәктәбе командасы танылды. Питрәчлеләрне алар 49:10, шәлелеләрне - 51:7 исәбе белән җиңделәр.

- Көн саен шөгыльләнәбез. Төрле шәһәрләргә барабыз. Соңгы тапкыр Кукмарада булдык, республика буенча дүртенче урынны алдык, – дип билгеләп үтә капитан Мария Кирилова.

Беренчелектә катнашучыларга Питрәч районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Дмитрий Булыгин имзасы белән грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше