Яшь питрәчле милли көрәш буенча бронза медаль яулады
Спорт

Яшь питрәчле милли көрәш буенча бронза медаль яулады

Турнирда 200гә якын яшь көрәшче катнашты

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына көрәш буенча традицион турнир узды. Турнирда 15 командадан 200 яшь көрәшче катнаша, шул исәптән Чувашия, Марий Эль республикаларыннан һәм Киров өлкәсеннән.

Ленино-Кокушкинодан Питрәч спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Нияз Сөнгатуллин үз авырлык категориясендә өченче урынны алып, бу турнирда бронза медаль яулады.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше