Мини-футбол буенча район чемпионатында катнашучылар дүртенче тур уеннарын үткәрделәр
Уеннар авыл яшьләре арасында уза
Мини-футбол буенча район чемпионатында катнашучылар дүртенче тур уеннарын үткәрделәр.
Турнир лидерлары чираттагы җиңүләргә иреште, "Барса" 4:2 исәбе белән "Фрейндшип"ны отты, ә "Легион" "Стара"ны 8:4 исәбенә отты. Хәзер бу уеннарда җиңүчеләр 12әр очко җыеп, беренче һәм икенче урыннарны бүлешә. Өченче урында - "Ред Булл"ны 3:2 исәбенә откан "Аякс". Ленинококушкинлыларның исәбендә хәзер 9 очко. Узган елгы район чемпионы "Виктория" "Ленино"ны 6:0 исәбе белән җиңде. "Спарта" һәм "Феникс" үзара 3:3 исәбенә тигез исәпкә уйнадылар. "Олимп" "Лайт"тан көчлерәк булды - 6:5, чемпионатының аутсайдеры "Трудовые резервы" янә зур исәп белән оттырды, бу юлы "Милан" га - 3:10.
Бомбардирлар ярышында беренче урынга гол+пас системасы буенча 15 (9+6) балл җыйган Инсаф Зәйнетдинов чыкты, аннан бер баллга Валерий Бирюков («Барса») калыша – 10+4.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа