Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч мини-футболы: «Красные быки» җиңелүләрсез бара

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының җиденче тур уеннары узды.

Чемпионат лидеры «Ред Булл» рәттән җиденче җиңү яулады һәм 21 очко җыйды. Бу юлы «Красные быки» «Балтика»ны 11:2 исәбенә тар-мар итте.

Бу турда турнирның берничә рекорды куелды: икенче булып барган «Барса» 20:4 исәбе белән «Фамили»не җиңде. Бу уенда бомбардирлар арасында лидер Данил Воркунов 13 балл җыйды, ул 7 туп кертте һәм 6 гол пасы бирде. Хәзер Данилның исәбендә 47 балл (33 гол + 14 пас). «Барса» исәбендә 18 очко. Өченче урынга «Олимп» чыкты, ул «Аврора» ы 6:3 исәбе белән җиңде. Техник җиңү дә булды – «Милан» 3 очко җыйды, чөнки аның көндәше «Спарта» уенга килмәде. Шулай ук турда ике дерби да узды. Ленино-Кокушкинодан «Аякс» үз якташлары «Ленино» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Шәленең ике командасы үткәргә икенче матчта «Фортуна» «Легион»ны 2:1 исәбенә отты.

Җиденче турның башка уеннары түбәндәге нәтиҗәләрне китерде: «Виктория» – «Фрейндшип» – 3:2, «Царево» – «Феникс» – 5: 2.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше