Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей һәм волейбол турында
Хоккей. Тагын уңышсыз уйнадылар
«Пестрецы-2010» яшүсмерләр командасы Идел буе федераль округы беренчелегенә чираттагы уеннарны уздырды. Әлмәттә ул турнир лидерларының берсе - «А» төркемендә җирле «Нефтяник» командасы белән уйнады һәм ике уенда да 2:8 һәм 1:15 исәбенә оттырды.
Волейбол. Лидерлар шул ук
Шундый ук турнирның чираттагы туры уеннары узды. Чемпионат лидеры "Легион" турнирның аутсайдеры - "Кобяково" белән очрашты һәм тай-брейкта гына 2:1 исәбенә җиңә алды. Тагын бер очрашу шундый ук нәтиҗә белән тәмамланды, "Янцевары" командасы "Богородск"ны отты. "Факел" "Юниор"ны җиңде - 2: 0.
Турнир таблицасы башында 16 очко белән «Легион», икенче урында «Янцевары» - 12, өченче һәм дүртенче урыннарны «Кулаево» белән «Факел» бүлешә, аларның 11әр очколары бар. Командалар төрле санда уеннар үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа