Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч волейболы: узган елгы финал кабатланды

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының ярымфинал уеннары узды.

Беренче уенда «Олимп» (Питрәч) һәм «Факел» (Күн) командалары очрашты. Уен киеренке көрәштә узды, һәр партиянең ахырында питрәчлеләр көчлерәк булдылар. Алар 3:0 исәбе белән җиңү яуладылар. 

Шул ук исәп икенче ярымфинал матчында да теркәлде, анда «Легион» (Шәле) «Кобяково» командасын җиңде. Кибәк Иле командасы ничек кенә тырышмасын, соңгы ике сезон чемпионы «Легион» үзен җиңү мөмкинлеген бирми, тупас хаталарсыз уйный.

Шулай итеп, юбилейлы, бишенче район чемпионаты финалында узган ел уйнаган «Легион» һәм «Олимп» көрәшәчәк. Өченче урын өчен «Кобяково» һәм «Факел» уйнаячак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше