Питрәч волейболы: ярымфиналчылар көч сынашачак
Спорт

Питрәч волейболы: ярымфиналчылар көч сынашачак

Район чемпионатында авыл яшьләре арасында төркемнәрдәге уеннар тәмамланды.

Соңгы уеннар мондый нәтиҗәләргә китерде: "Легион" (Шәле) - "Факел" (Күн) - 3:0, "Старое Шигалеево" - "Богородское" - 3:1.  Нәтиҗәдә, А төркемендә беренче урында "Легион", икенчедә - "Факел", өченчедә - "Кулаево". Б төркемендә беренче урында "Олимп" (Питрәч), икенче урында - "Старое Шигалеево" һәм өченче урында "Богородское". Шулай итеп, ярымфиналда "Легион" - "Старое Шигалеево" һәм "Олимп" - "Факел" очрашачак. 
Җиңүчеләр беренче һәм икенче урыннар өчен, ә җиңелүче командалар өченче һәм дүртенче урыннар өчен уйнаячак.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше