Питрәч хоккейчылары финалга чыгу өчен көрәшәчәк
Спорт

Питрәч хоккейчылары финалга чыгу өчен көрәшәчәк

Ярышлар бу шимбәдә узачак

6 апрельдә «Питрәч-Арена» боз сараенда ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Кубогына ярымфинал уены узачак. Матчны «Пестрецы» һәм «Балтаcи» командалары үткәрәчәк. Уен 17 сәгатьтә башлана. 

Элегрәк Питрәч хоккейчылары чирекфиналда Апасның «Алтын алка» командасын 10:3 исәбе белән тар-мар иткән иде. 


БДД